Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялга киткән Иркәне тәнкыйтьлиләр: «Иркә — Кубада, Артур — окопта»

Татарстанның атказанган артисты Иркә олы кызы Айсылу белән чит илдә ял итә.

Җырчы Кубадан матур видеоларын социаль челтәрләргә урнаштыра.

Бу фотолрага матур комментарийлар калдыручылар да, тәнкыйтләүчеләр дә бар.

Искәртик, Иркәнең тормыш иптәше  Артур махсус операциядә. Күпләр нәкъ менә шуны искә алып,  җырчыны чеметергә теләгән.

«Иркә — Кубада, Артур — окопта», – дигән комментарий калдырган Рәзилә исемле ханым.  Рәзилә һәм Иркәне яклаучылар арасында бәхәс башланган.

«Агуыгызны үзегездә тотыгыз», — дип яклап чыккан җырчыны Зөлфия дигән интернет кулланучы.

«Сездә ул агу! Мин ничек бар, шулай әйтәм. Мәгънәсен аңламыйсыз икән, читләп үтегез», — дип ябырылган аңа Рәзилә.

«Мин сезнең белән килешәм. Нәрсәнең нәрсә икәнен аңлап, матуррак тотарга кирәк үзеңне. Аңлыйм мин аны, ул имештер, бирешмим дип, үзен тота. Мин Иркәгә шуны әйтер идем. Син Артур урынында булып, ул шулай кыланса нишләр идең? Син бит ир хатыны, кемне кызыктырмакчы буласың?», – дип, Рәзилә белән килешүен белдергән Резеда исемле ханым.

«Ире беләдер ял иткәнен. Юкка эчегез пошмасын! Үзегездән чыгып сөйләмәгез. Ир эзләү өчен диңгезгә бару мәҗбүри түгел. Сай фикер йөртәсез», – дип җавап кайтарган аңа Тәнзилә исемлесе.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев