Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якташыбыз Гөлия Сәмигуллина: «МХОга мин бүген китәргә әзер!»

Контракт төзергә рөхсәт булса, әлбәттә. Якташыбыз Гөлия Сәмигуллина көн дә хәбәр көтә һәм уңай хәл ителәчәгенә ышана.

Гадәттә, ир-егетләр батырлык­ларына сокланабыз, шул хакта күп язабыз. Ә менә гүзәл затлар – хатын-кызлар алар күләгәсендә кала. Махсус хәрби операция (МХО) белән дә нәкъ шул хәл. Контракт төзегәндә, медиклардан кала, ир-егетләргә өстенлек бирелә.

Норлат авылында яшәүче Гөлия Сәмигуллинаны былтыр МХОга, мөгаен, шул хатын-кыз булганы өчен алмаганнардыр. Монысы көн кебек ачык. Ни өчен әле илгә куркыныч янаганда алар да кул кушырып утырырга тиеш ди. Дөрес, монда да аларга җиңүгә үзләреннән өлеш кертү мөмкинлеге бар, әйтик, гуманитар ярдәм җыюда катнашырга, мораль яктан солдатларның рухын күтәрергә. Гөлия кебек кыюларга бу гына җитми, андыйларның урынга барып, үз өлешләрен кертәсе килә.

– Хәрби комиссариатка былтыр мине алуларын сорап бардым, әмма компьютерга да кертеп тормадылар, кире бордылар. Алдыма максат куйгач, шуны гамәлгә ашырасым килә. Күптән түгел тагын Яшел Үзән хәрби комиссариатына килдем, гариза яздым, – дип сөйли 42 яшьлек Гөлия Сәмигуллина. – Ярый, быел компьютерга кертеп, карауга җибәрделәр анысы, кырт кисмәделәр, нәтиҗәсен хәбәр итәргә ышандырдылар. Рөхсәт булса, мин бүген үк китәргә әзер. Мине монда бернәрсә дә тотмый. «Акча өчен барасың инде син», – дип әйтүчеләр бар. Юк, минем өчен ул мөһим һәм беренче планда түгел. «Анда куркыныч, хатын-кызлар түзә торган түгел!» – диләр, анысын да яхшы беләм, әмма мин курыкмыйм. Уйлаганымны эшләргә яратам һәм мине фикеремнән кире кайтару мөмкин түгел. Туганнарым да моны бик яхшы белә дип уйлыйм.

Язмабызның герое, һөнәре буенча, повар-кондитер. Мәктәпне тәмамлау белән Волжскига китеп, бу һөнәрен лицейда алган. Аннан соң Яшел Үзәндәге картлар йортында да эшләгән. Булачак ире белән шунда танышканнар. Аннан соң авылга кайтып урнашырга булганнар. Анда Гөлия «Кызыл Шәрык-Аг­ро»да сыер савучы булып эшләгән. Авыл хуҗалыгы ипотекасы буенча үзләренә йорт та төзегәннәр. Бу предприятиедә хезмәт хакын түләүдә тоткарлыклар була башлагач, Гөлия шәһәргә китеп, анда «Даль-Кама» предприятиесенә урнашырга мәҗбүр булган. Гаиләне карарга кирәк бит. Хәзерге вакытта ул Норлатта кафеда үз һөнәре буенча эшли. Әлбәттә, бу эше аңа канәгатьлек бирсә дә, барыбер нидер җитеп бетмәгән кебек…

Әлфия Зыякаева язмасының дәвамын «Яшел Үзән» газетасының 32нче санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев