Иң яхшылар өчлегендә! Яшел Үзән хоккейчылары яңадан яхшы нәтиҗәләр белән сөендерә
Буа шәһәрендә "Алтын алка" хоккей буенча Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.
Тренер Кирилл Евгеньевич Ковров җитәкчелегендәге 2020 – 2011 елгылар "Ледокол" командасы турнирда почетлы III урынны яулады.
Моннан тыш, ярышларда безнең 2008-2009 елгы егетләр командасы да катнашты (тренеры - Владислав Зөфәр улы Сабитов), алар турнирны II урын белән тәмамлады.
Егетләребезгә ышанабыз һәм яңа җиңүләр көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев