Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң яхшы авыл хуҗалыгын алып баручылар ачыкланды

Татарстанда агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыклары, авыл җирлекләре башлыкларын, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисләрен һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайладылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе» һәм «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы»республика конкурсларында җиңүчеләрне хәбәр итә.

Конкурска кертелгән 191 катнашучының 100е грантка ия булды. Шулай итеп, 25 хуҗалык - иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыклары дип танылды, 40 кеше – иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре, 10 кеше – иң яхшы авыл җирлеге башлыклары, 25 кеше-республиканың агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыклары.

Иң күп гаризалар Азнакай һәм Буа (5әр җиңүче) һәм Кукмара (4 җиңүче) районнарында теркәлгән. Грантлар ияләренең тулы исемлеге белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм республиканың шәхси хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләр һәм сыерларның баш санын арттыру максатларында уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев