Гыйбадәтханәдән сәдакалар салынган тартманы урлаганнар
Яшәеш

Гыйбадәтханәдән сәдакалар салынган тартманы урлаганнар

Казанда гыйбадәтханәдән сәдакалар салынган тартманы урлаучыны тоткарлаганнар, икенче каракны эзлиләр.

Полиция хезмәткәрләре Бауман урамындагы собордан сәдакалар салынган тартманы урлаган ир-атны тоткарлаган.

«Япеев» полиция бүлегенә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Идарәсенә урлау турында гариза килде. Әлеге хәл ике билгесез кеше бинага үтеп кереп, акчаларны урлаган вакытта булган», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Хокук саклау хезмәткәрләре кайнар эзләр буенча 50 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә китергәннәр. Икенче җинаятьчене эзләү дәвам итә.

Фото: freepik


Нет комментариев