Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гүзәл Шәрипова: «Балачак хыялым чынга ашты»

Күптән түгел «Яшел Үзән» редакциясенең «Вконтакте» төркемендә узган турыдан-туры эфир кунагы – Яшел Үзән кызы, Кече Шырдан авылы килене, актив блогер Гүзәл Шәрипова булган иде.

Анда без Гүзәлнең блогерлык эшчәнлеге, әле күптән түгел генә табадан төшкән өр-яңа китабы турында сөйләштек. Гүзәлнең исеме җисеменә туры килеп тора, сөйкемле, көләч йөзле, аралашучан. Соңгы сыйфатын аеруча да аерып әйтәсе килә, чөнки ул социаль челтәрләрендә хәзерге заманда бик популяр булган блогерлык эше белән шөгыльләнә.

Блогерларны беләсез инде, үз тормышын энәсеннән җебенә кадәр күрсәтеп баручылар. Гүзәл дә үзенең көнкүреше, яңадан-яңа кирәкле, кызык­лы мәгълүматлар белән дусларын таныштырып бара.

Ничек бу адымга килдең дигән сорауга Гүзәл: «Мин аралашырга бик яратам, шуңа да үземнең аудиториямне булдыр­дым. Кемгә дә булса аз гына файдам тисә дә, мин бәхетле булыр идем», – ди.

Гүзәл Яшел Үзәндә туа. Тик әнисенең канаты астында иркәләнеп яшәргә насыйп булмый аңа. Иң кадерле кешесен иртә югалтып, дәү әнисе белән үсә. Тормыш кечкенәдән аны нык булырга, кыенлыклар каршында югалып калмаска өйрәтә. Бу аның шигырь юлларында да чагыла. Ходай Гүзәлгә шигырь язу сәләте биргән, ул кечкенәдән үзенең күңел, уй-кичереш­ләрен дәфтәр битенә төшерә. Гүзәлнең беренче шигыре 7нче сыйныфта укыганда «Яшел Үзән» газетасында басылып чыга. Кызганыч, аның балачакта язган шигырьләре сакланмый, шуңа да барысын да туплап китап бастыру турында хыяллана. Дәү әнисе пенсиясенә генә китап чыгара алмавын яхшы аңлый ул. Яшьтән шул хыял белән яши бирә. Менә бүген Гүзәлнең теләге тулысынча чынга ашты –
«Тынма, күңелем сандугачы» исемле китабын чыгарды һәм шәһәребезнең татар китапханәсендә аны тәкъдим итү кичәсе булды.

 Бу минем өчен бик дулкынлан­дыр­гыч мизгелләр, шатланам да, борчылам да, тик мин бик канәгать. Бирегә мине хөрмәт итеп килгән дусларыма, якыннарыма зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Иң зур рәхмәтем – гаиләмә, минем бу адымымны хуплап тормасалар, хыя­лым чынга да ашмаган булыр иде. Әлеге китап өстендә эшләгәндә (6 ай) шуңа тагын бер кат инандым, бу тормышта яхшы, сиңа ярдәм кулы сузарга әзер торучы кешеләр аз түгел икән, – дип сөйли яшь шагыйрә.

Гүзәлгә киләчәктә сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗат чишмәсенең беркайчан да саекмавын, безне берсеннән-берсе матур шигырь­ләре белән сөендереп торуын теләп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев