«Горьковец» балалар сәламәтләндерү лагеренда ГТО бәйрәме үткәрделәр
Яшәеш

«Горьковец» балалар сәламәтләндерү лагеренда ГТО бәйрәме үткәрделәр

Мәктәп укучылары өчен ГТО нормативлары төп физик сыйфатларның, мәсәлән, сыгылмалылык, координация, көч, тизлек сәләте, чыдамлыкның үсеш дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә.

- ГТО нормаларын бүген «Горьковец»та да ял итүче 70тән артык бала тапшырды, - дип шәрехли ГТО тестлау үзәге җитәкчесе Марат Хәлитов. - Ел саен нормативларны үтәргә теләүчеләр саны арта баруы куанычлы. 
 
 Бүген 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар «челнок» йөгереше, баскан урыннан алга авышу, урыннан озынлыкка сикерү һәм яткан урыннан күтәрелү буенча нормативларны тапшырды.


Нет комментариев