Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Горький исемендәге мәдәни үзәктә эшлекле киңәшмә алдыннан Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре яшел үзәнлеләр өчен коронавирустан вакцинацияләүне оештырган иде

Шәһәр мэры Михаил Афанасьев эшлекле киңәшмәне Осиновада 11 яшьлек малайны этләр тешләү темасыннан башлады.

- Бу хәл булырга тиеш түгел иде! Һәм җаваплылык безнең барыбызга да йөкләнә. Әйе, бөтен республика буенча шундый хәл, әмма монда безнең кешеләр яши һәм сукбай этләрдән балалар зыян күрә. Һәркем җавап бирәчәк! Көн саен этләр белән бәйле хәлләр турында хәбәр итеп торачаксыз. Чыгу юлын эзләгез, ә сәбәп табарга кирәк түгел, - диде район башлыгы. - Малайга тизрәк терелүен телим.



Эшлекле киңәшмәнең көн тәртибе буенча беренче мәсьәлә COVID-2019 вакцинациясе булды. Баш табиб урынбасары Елена Тверскова вакцинация генә нормаль тормышка кайтырга ярдәм итәчәк, - дип сөйләде. Үзәк район хастаханәсе бәйрәм көннәрендә дә эшләячәк. 4 майдан 7 майга кадәр һәр теләгән кеше сырхауханәгә килеп, прививка ясый ала.

Шулай ук киңәшмәдә май бәйрәмнәрендә чаралар белән бәйле мәсьәләләр дә каралды. Төзекләндерү өчен җәмәгать киңлекләрен билгеләү буенча тавыш бирү башлануы турында игълан ителде. Олы Ключи авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеше турында җирлек башлыгы Сергей Комягин сөйләде.

Җәйге чорда балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру һәм "Большие Ключи" ат-паркын үстерү мәсьәләсе каралды.

Күлбаштан Исмәгыйлевлар гаиләсен "Тарихта без эзлибез" республика конкурсында лаеклы җиңү белән котлау киңәшмәнең иң күңелле мизгеле булды. Гөлчәчәк һәм Алмаз игезәк балалары Мәрьям һәм Мөхәммәд һәм сеңелләре Мәликә белән бергә район башлыгы исеменнән котлаулар кабул итте. Бүген Мәрьям белән Мөхәммәднең икеләтә бәйрәме - игезәкләрнең туган көне. Котлыйбыз, якташлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев