Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Гомердә дә алай булганы юк иде!» Җырчы Гүзәл Идрисованың кечкенә малаена ни булган?

Күп кенә җырчыларыбыз социаль челтәрдәге аккаунтларына балалары фотоларын да куялар. Балаларына күз тиюдән курыкмыйлармы икән?

- Төрле уйлар була инде. Әниләр дә һаман әйтеп тора, балаларның фотоларын интернетка куйганны бик яратмыйлар. Инстаграмның иң ошаган урыны — анда керткән фото, видеолар югалмый. Моннан теләсә кайсы вакытта кирәкле нәрсәңне тиз генә эзләп табып була.

Күз тию дигәндә, ул бит өйдә дә тияргә мөмкин. Балаларны өшкертеп торабыз. Үзебез догалар укыйбыз, мунчада тозлы су белән коендырабыз. Сәхнәдә чыгыш ясаганда киемнәренә эләктергечне (булавка) башы белән аска каратып тагып чыгара идем.

Берсендә Тынычлык бистәсендәге мәчеткә өшкертергә дип алып бардык. Күптән булды инде ул. Анда 7 мулла өшкерә, халык бик күп йөри. Кечкенәсе шуннан соң бик каты косты, гомердә дә алай булганы юк иде. Кемдер өшкергәннән соң менә шулай чистарына икән. Мин моңа бик ышандым ул вакытта. Мәчеткә без төрле җимеш, тоз, су да алып барган идек. Аларны өшкергән вакытта ачып куярга кирәк.

Балаларның конкурс алдыннан видеоларын, уйнаганнарын куймаска тырышам. Эчтә бер куркуым бар. Соңыннан гына куям фото-видеоларын.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев