Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Геройлар безнең арада яши: Михаил Афанасьев 11 яшьлек малайны коткарган яшел үзәнлеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды

Таныш булыгыз: Марк Дедерер, Иван Грибановский, Александр Дудин, Виталий Константиновский, Евгений Савельев.

Исегезгә төшерәбез, быелның 22 мартында шәһәр пляжы районында 11 яшьлек укучы боз астына китә язган иде. Бу вакытта шул тирәдән Марк Дедерер узып бара торган була. Ул малайның батканын күреп, шунда ук ярдәмгә ташлана, нәтиҗәдә, ул да боз астына китә. Бу вакытта, бәхеткә, янәшә утрауда кешеләр була. Алар, уйлап та тормыйча, батучыларга булышырга ташлана, таяк һәм бау ярдәмендә Марк белән баланы бозлы судан тартып чыгаралар. Шулай итеп, гомерләрен саклап калалар.

11 яшьлек яшүсмерне коткаруда күрсәткән батырлыклары һәм ярдәмнәре өчен муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев депутатларның берләштерелгән сессиясе барышында әлеге батыр егетләргә РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсеннән Рәхмәт хатларын тапшырды. Иң авыр мизгелләрдә ярдәмгә килергә әзер геройларның безнең арада яшәвен истә тотсак иде.

Район советы матбугат хезмәте фотосы
Марк Дедерер район башлыгы белән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев