Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гап-гади бәхет (тормыш кыйммәтләре)

Ел авыр башланды. Моннан да авыр була алмас кебек тоелды. Йөгереп йөргән җирдән йөрәк өянәге белән әнием үлем китте. Әти унбиш ел элек үлгән иде. Мин шулай итеп ятим калдым. Бертуган энем бар, әмма ул ерак бер шәһәрдә яши. Әнинең үлеме мине сындыра язды...

Дөньяның яме бетте кебек. Кулым эшкә бармый. Ашарга пешерсәм пешерәм, пешермәгән көннәремдә ирем плита янына килеп баса. Биш яшьлек кызымның яңа шөгыльләре дә сөендерми башлады кебек. Аның белән утырып уйнауларны, шигырь ятлатуларны авыр эш кебек кабул итә башладым. Эшкә дә робот шикелле генә барып кайтам. Ирем белән дә араларыбыз суынып китте. 

Яз көне салкын тигереп бик озак авырдым. Авыру бөтен хәлемне алды. Яшәргә көчем калмаган кебек тоелды. Шундый көннәрнең берсендә кызым бакчадан кайткач, тиздән узачак утренникта күбәләк булачагын әйтеп «сөендерде». Моңа шатланасы гына бит, ә минем беренче уем: «8 Март бәйрәменнән соң утренник булмый иде, нәрсә уйлап тапты икән тәрбиячеләре? Яңа эшкә килгәннәр шулай очынып ала инде ул». Икенче көнне Адиләне бакчага илткәч тәрбиячесе минем янга чыгып, кызыма чынлап та күбәләк күлмәге кирәк булачагын әйтте. Әле җитмәсә шигырь дә өйрәнергә кирәк икән. Тукай туган көненә багышланган бәйрәм әзерлиләр. 

Ярар, костюмны прокатка алып торырмын әле дип уйладым һәм шуның белән оныттым, чөнки алда зур эш – шигырь ятлыйсы бар иде. Эштән соң һәр кич сузылып ятасы урынга, Адиләгә шигырь ятлатырга утырдым. Әллә миндәге киеренкелекне сизеп, кызым шигырьне бик озак ятлый алмый интекте. Инде ятлап кына бетерә кебек оныта да җибәрә. Ә минем ачуым кайный. Аңа кычкырмас өчен иреннәремне чәйним. Шигырь ятлау берничә көнгә сузылды шулай. Шигырен ятлап бетергәч, кызым күбәләк костюмы сорый башлады. Бәйрәмгә ике көн калгач, костюм эзләргә тотындым. Әмма гөнаһ шомлыгына каршы, беркайда да юк иде. Әйтерсең, шәһәрдәге бар балага күбәләк костюмы кирәк булган. Ә Адилә инде елый ук башлады. Таныш-белешләрдән дә сорап табылмагач, костюмны үзем тегәргә булдым. Тукыма алып кайтып эшләргә генә утырган идем, температура күтәрелгәнемне аңладым. Башым авырта, хәлем юк. Әмма балага костюм кирәк, берсекөнгә бәйрәм. Ничек кирәк шулай итәк белән канатлар ясадым. Кызыма бик ошады инде. Икенче көнне бакчадан кайтуга костюмын киеп тә куйды. Кич буе ул үзен күбәләк итеп хис итте. Очынды да, очынды һәм…

Салдырып алып үтүкләргә тотынган идем, итәгенең бер кырые ыртылганын күрдем.
– Адилә!
Ул инде минем янга гаебен таныган кебек башын иеп үк чыкты. 
–    Адилә, бу нәрсә инде? – дим ертыкны күрсәтеп.
Аңладым инде: ертылганын күргән булган, әмма миңа әйтмәгән генә. Иртәгә бәйрәмгә киясе костюмы бозылганга борчылуы йөзенә чыккан. Әмма минем аны юатасым да килмәде. Моңа теләгем дә юк иде. Дөресен генә әйткәндә, хәлсезлегем аркасында мин үзем истерика чигенә җиткән идем. 

Нишлисең, балага кирәк бит! Калган фатиннардан яңа юбка тегәргә туры килде. Йокларга ятканда ярты төн узган инде. Барысы да йоклый, ә мин... Мендәремә капландым да елап җибәрдем. Бәхетсез инде мин! Барысыннан да алҗыдым!
Шешенгән күзләр белән торып гаиләмә иртәнге аш әзерләдем. «Кичке аш әзерләмә, барысын да үзем алып кайтырмын. Сиңа ял кирәк, бугай», – дип эшкә чыгып китте ирем, ә мин аңа рәхмәт тә әйтмәдем. Кызымны уяттым. Яңа итәкне күреп бик шатланды. Тирә-ягымда әйләнеп йөрде, әмма аны кочаклап та алмадым. Теләгем юк иде. Прическалар ясап, кызымны бакчага илттем. Бәйрәмне карарга әти-әниләр дә килсә була икән. Кызым ике күзен тутырып миңа карады.

–    Әни, син бит киләсең?
Инде кайтам да ятам дип уйлап торганда гына. Бик зур шатлык күрсәтә алмадым, билгеле. «Ярар, кызым», – дидем. 
Бәйрәм буласы зал туп-тулы иде. Балалар чыр-чу килә. Әниләр тезелешеп утырган. Мин дә кырыйга гына килеп утырдым. Адилә мине күреп кул болгады. Шундый алҗыган идем, бәйрәм шатлыгын бүлешер хәлем дә юк иде кебек. Кайчан бу бәйрәм бетәр дә, кайчан өйгә кайтырбыз дип утырам шулай. Яныма бер апа килеп утырды. Матур гына киенгән йөзе нурлы бу апаны әниемә охшаттым. 

– Кемегезне карарга килдегез? – дип сорады ул, елмаеп.
– Кызымны. Ә сез оныгыгызнымы?
– Әйе... оныгымны...
Бәйрәм бик күңелле узды. Адилә шигырен буталмыйча матур итеп сөйләде. Үзе миннән күзен алмады. Бәйрәмнән соң тәрбиячеләре аларны группага алып кереп китте. Әниләргә урамда көтәргә кушты. Балалар уйный торган мәйданчыктагы кардан арчыланган скамейкага барып утырдым. Минем янга теге апа килеп утырды.

– Балалар фәрештәләр инде алар! – диде ул.
– Әйе, фәрештәләр, әмма кайчак көчне шуның кадәр алалар, хәтта яшәргә энергия калмый кебек. Сезнең онык та шундыймы?
– Шулай булсын иде әле ул... – диде апа уфтанып.– Бәхеткә түзеп булмый, диләр, мин түзәр идем әле... тик оныгым юк минем... гомумән, бер кешем дә юк...
– Сез бит бар дип әйттегез...

– Әйе, әйттем. Аның булуын бик телим, әмма мин ялгызым. Күптән түгел ирем үлеп китте, ә безнең балаларыбыз булмады. Ирем әле иптәш иде, хәзер менә беркемем юк. Күршем шушында пешекче булып эшли. Балаларның утренникларын карарга килдем менә. Кеше бәхете өчен сөенергә... Балаларны карап бераз онытылып утырдым. Аяклы бәхет бит алар! Гаилә булуып яшәү үзе бәхет инде ул....
Апаның күзләреннән яшь бөртеге тәгәрәп төште, ә минем йөрәгем кысылып куйды. Үземне ярамаган эштә тотылган баладай хис иттем. Апага ни әйтергә белми, бары башымны идем.

Апа күз яшен сөртеп алды да, елмаеп миңа карады:
– Ә сезнең барысы да яхшы булачак. Матур кызыгыз үсеп килә икән. Күбәләк булып уйнаган була бит сезнең кызыгыз? Бик охшаган ул сезгә! Җирдәге кояш!
Миңа  оят булып китте. «Дөрестән дә, бар да яхшы бит. Әйе, әнием юк һәм аны кайтарып булмый. Тик минем кызым үсеп килә, гаиләм бар. Барыбыз да исән-саулар. Бу бит инде бәхет! Нишләп әле мин аның бәхет икәнен онытып җибәрдем соң?! Алҗулар узар ул, бәхетем генә янәшәмнән узып китмәсен.
Кызым йөгереп чыкты. Мин апа белән саубуллашып, Адилә каршына барып, кочаклап аллдым. Бәйрәм турында сөйләшә-сөйләшә кайтып кергәндә, мин инде бөтенлә икенче кеше – бәхетен аңлаган бәхетле кеше идем!

Галия Әхмәтова

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев