Фаҗига: һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр бар - алар арасында 7 айлык бала
Татарстанда фура белән җиңел автомобиль бәрелешкән, ике кеше һәлак булган, өчесе җәрәхәтләнгән.
Минзәлә районында М7 юлының 1088нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, «Форд» йөртүчесе иминлек тизлеген арттырып, каршы як полосага чыга һәм «Ситрак» фурасы белән бәрелешә.
«Форд фокус» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры һәлакәт урынында ук вафат була. Тагын өч пассажир җәрәхәтләнгән, алар арасында 7 айлык һәм 15 яшьлек ике бала да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев