Фронттан соң яңа көрәш: Авыр яраланудан соң аякка баскан егет тарихы
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур Шабакаев фронтта авыр сынаулар аша үтә.
Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»
Ул 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә алына. Зур батырлыклар күрсәткән якташыбыз 2024 елның июль ахырында, Авдеевка юнәлешендә сугышчан бурычларны үтәгәндә, авыр яралана.
– Ул кассеталы боеприпас иде, «колокольчик» дип атала. Сагалап торган куркыныч нәкъ аяк астында шартлады... Махсус операция зонасында бик күп дусларым калды, алар белән һәрчак элемтәдә торам, – дип искә ала Артур.
Авыр җәрәхәт аяксыз калдырса да, егетнең ихтыяр көчен сындыра алмый! Фронт сызыгыннан ул яңа көрәш мәйданына – спортка аяк баса. Бүгенге көндә Артур МХО ветераннарыннан торган «Алга» волейбол командасында шөгыльләнә. Команда быелның февраль-март айларында гына оеша, һәм Артурны бирегә өченче тренировкада ук чакырып алалар:
– Март аенда мине егетләр чакырды. Тиз кереп киттем, монда артык авыр түгел, зур җәрәхәтләр алу куркынычы да азрак. Хәзер инде футбол яки баскетбол уйнап булмый бит. Без әлегә якшәмбе көннәрендә генә җыелабыз, тик атнага бер тапкыр гына аз. Төркемне үстерү өчен Казанда бушлай спорт мәйданчыклары эзлибез.
Спорт ветераннарга физик яктан гына түгел, рухи яктан да яңа тормышка җайлашырга ярдәм итә. Артур Яшел Үзән шәһәрендә «Маяк» спорт комплексында МХО катнашучылары арасында узган «II Рәис Кубогы» ярышында катнашты.
Каһарман егетләребезгә какшамас рух, яңа спорт үрләре һәм ныклы сәламәтлек телибез! Сез бик күпләргә үрнәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев