Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Флюорографияне хәзер 3нче поликлиникада үтәргә мөмкин

Монда яңа цифрлы аз дозалы флюорографик аппарат урнаштырылган.

Хәзер кабинет дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр эшли.

Шул ук аппарат 1нче поликлиникада урнаштырылган. Әлегә ул эшләми һәм шәһәр халкы флюорографияне Мирныйда үтә ала.

Исегезгә төшерәбез, 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше, сәламәтлегенә ышаныр өчен, елына бер тапкыр флюорографик тикшерү үтәргә тиеш. Флюорография ысулы белән туберкулез һәм үпкә рагы гына түгел, ә башка җитди авыруларны һәм йөрәк патологиясен дә ачыкларга мөмкин.

Җиһазлар Россиядә җитештергән. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча кайтарылган.

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев