Бакырчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бүген иртән яуган карга ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде! Кар күп булмаса да, балаларның шатлыгы зур булган. Аз гына кардан да менә дигән кар бабай ясап куйганнар бит!
Балаларның күзләрендә – шатлык, күңелләрендә – кышка өмет. Ап-ак карлар күбрәк яусын, кар тәгәрәтеп уйнаулар, чана шуулар белән тулы күңелле кышлар тизрәк килсен!
Сабыйларның ихлас сөенеченә карап, үзебезнең дә балачакка кайтасы килә!
Нет комментариев