Тиздән Гармунчылар көне
Яшь хәбәрче

Тиздән Гармунчылар көне

Туган телебез, гореф-гадәтләребез генә түгел, милли моңнарыбыз да – зур байлыгыбыз.

Аларны белү, саклау гына түгел, яшь буынга тапшыру да бик мөһим. Әгәр гаиләдә милли йолаларны үтәп, халкыбызның көйләрен дә онытмыйча яшәсәң, син үз милләтеңнең чын патриоты буласың.

Бүгенге геройларыбыз – Аяз һәм Алия Гайнуллиннар. Дәү әниләре оныкларына гармун моңнарын өйрәтә, халкыбызның матур көйләренә мәхәббәт тәрбияли. Димәк, милли моңнарыбыз гаиләдә дәвам итә, буыннан-буынга күчә.

*Әлеге проект Социаль программаларны үстерү фонды кысаларында гамәлгә ашырыла.


Нет комментариев