Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фирдүс Тямаев дустын соңгы юлга озатты

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев – махсус хәрби операциядәге егетләргә гел ярдәм итеп тора.

Гуманитар ярдәм илтәргә үзе дә барды. Концертның бер өлешен аларга багышлый. Хатыннарын, туганнарын концертына чакыра, егетләр белән турыдан-туры элемтәгә чыгып, зал белән бергә аларга рәхмәт әйтә.

Махсус хәрби операциядәге Башкортостан егете Руслан үзенә «Тямай» позывное алган. Ул кыска вакытлы ялга кайткач, Казанга Фирдүснең концертына килгән иде. Егетләр киләчәктә дә, очрашып дус булып яшәргә сүз биргәннәр иде.

Тик исән-сау килеш очрашырга насыйп булмаган.

Руслан һәлак булган. Фирдүс 600 км юл үтеп, Тямайны соңгы юлга озатырга барды.

«Биштәренә минем яратып әйтә торган сүзләрне язган. Афишаларым, фотоларым бүлмәсендә саклана. Русланны мәңгелек йортына озаттык. Урыны җәннәттә булсын. Күңелдә бушлык», – ди ул.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев