Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Февраль баласы – ул нинди

Бу айда туучылар креатив, сөйкемле, интеллектуаль, миһербанлы һәм бик көчле юмор хисле.

Теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә сәләтле оптимистлар, тугры дуслар.

Февраль балалары дәү әнисе һәм дәү әтиләренә бик бәйле һәм аларның әти-әнисенә караганда авторитеты зуррак булачак. Мондый балага балачактан ук, үзендә миһербанлылык, шәфкатьлелек, рәхимлелек сыйфатларын булдыру өчен, олылар һәм картлар турында кайгыр­тырга өйрәнү мөһим.

Бу балалар өйләренә урамнан песи балалары, кошлар күтәреп кайта торганнар. Аңа кайгырту һәм тәрбияләү өчен өйдә асрап була торган җан ияләре алып бирсәгез бик яхшы. Шулай ук аны китапны яратырга өйрәтергә, төрле интеллектуаль, кызыклы түгәрәкләргә йөртергә кирәк.


Февральдә туучылар бәйсезлек һәм ирек ярата. Шуңа туган оясыннан да тизрәк очып китү ягын карый. Ялганны күтәрә алмыйлар. Шуңа күрә аларны мәҗбүр итү, жәлләттерү, үзеңчә эшләтергә тырышу – булмаслык нәрсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев