Фермер хуҗалыгы башлыгы хезмәткәрен атка бәйләп куеп үтергән
***
Түбән Новгород өлкәсендә суд фермер хуҗалыгы башлыгын хөкем итте, ул үз кул астындагылар белән рәхимсез рәвештә эш иткән һәм, бер эшчесен үтереп, аны күмеп куярга кушкан. Ир-ат кырыс режимлы колониягә 16 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
«2021 елның июлендә фермер хуҗалыгы башлыгы булган гаепләнүче һәм аның эш урыныннан китәргә теләвен белдергән бер хезмәткәре арасында конфликт килеп чыккан», – дип аңлаталар прокуратурада.
Хезмәткәренең эштән китәргә теләве фермерның ачуын чыгара – ярдәмчесе белән бергә, ул китеп баручы хезмәткәрне эләктереп ала һәм каты итеп кыйный башлый. Җинаятьчеләр корбанның кабыргаларын сындыра, көчле сугулардан, ир-атның бөерләре һәм үпкәләре өзелә. Ләкин җинаятьчеләр моның белән генә туктап калмый һәм ярым тере эшчене чын-чынлап җәзалыйлар. Аны атка бәйләп куялар һәм атны чабарга мәҗбүр итәләр – ат ир-атны берничә метр өстерәп бара.
Ир-ат бу җәзалауларга чыдый алмый, җан бирә. Фермер аның мәетен карьерда күмәргә куша. Туганнарына ир-ат, янәсе, «урманга китте һәм кайтмады» дип сөйли.
Җинаятьче «Бер төркем затлар тарафыннан аеруча рәхимсезлек белән кылынган үтерү» маддәсе буенча гаепле дип табылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев