Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Файдалы килешү

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Рес публикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец социаль тәэминат һәм мәгълүмати-аңлату сәясәте өлкәсендә балалар ның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзара хезмәт тәшлек турында килешү имзалады.

Килешү татарстанлыларны хокукый агарту һәм югары иҗтима гый яки массакүләм әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итүгә этәргеч бирә. Килешү кысаларында хокук бозуларны булдырмый калу яки тиз арада аларга җавап бирү өчен уртак чаралар каралган.
– Имзаланган документ нәкъ менә хәзер, балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча масштаблы чаралар – бер тапкыр бирелә торган һәм айлык пособиеләр – түләүләр гамәлгә ашырылганда актуаль. Бу безнең ведомстволар арасында мәгълүмат алмашуны кәгазь чыганакларда гына түгел, яңа цифрлы платформаларда да тизләтергә мөмкинлек бирә. Ышанам ки, безнең хезмәттәшлек барлык төп юнәлешләр буенча да үсәчәк, – дип билгеләде Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев