Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Евразия йөрәгенә сәяхәт» халыкара экспедициясендә катнашучылар Татарстанга килде. Беренче тукталыш - Яшел Үзән районы

Проект биш илне, 30дан артык шәһәрне һәм 8 мең км чамасы маршрутны берләштерә, Россиянең, Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстанның төп регионнары аша уза.

Әлеге масштаблы проектны гамәлгә ашыруда галимнәр, мәдәният эшлеклеләре, блогерлар, эшлекле даирәләр һәм яшьләр хәрәкәте вәкилләре катнаша.

Экспедиция 51 көн дәвам итәчәк – 6 июньнән 26 июльгә кадәр. Тантаналы старт Мәскәүдә ВДНХда бирелде, катнашучыларны Россия Президенты Владимир Путин сәламләде.

- "Евразия йөрәгенә сәяхәт" халык дипломатиясенең бик яхшы үрнәге булып тора. Экспедиция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында уза – безнең халыкларның гомуми тарихында мөһим вакыйга бу, – диде ул. – Ышанам ки, мондый уртак башлангыч дуслык һәм үзара ярдәмнең изге традицияләрен саклап калуга һәм ныгытуга ярдәм итәчәк, алар әтиләребез һәм бабаларыбызга дөньяны нацист коллыгыннан коткарырга ярдәм итте. Һәм әлбәттә, икътисадый, гуманитар һәм башка өлкәләрдә конструктив хезмәттәшлекнең алга таба үсешенә хезмәт итәчәк.

Сәяхәт 6 июньдә Мәскәүдә башланды, катнашучылар инде Владимирда, Түбән Новгородта, Чабаксарда булдылар. 10-14 июньдә экспедициядә катнашучылар Яшел Үзән районы, Казан, Зөя һәм Чаллы шәһәрләрендә булачак һәм шуннан соң алар Казахстанга юл тотачак. Программада – Татарстанның, сәнәгать предприятиеләренең истәлекле урыннарын карау, семинарларда һәм фестивальләрдә катнашу. Барлыгы дүрт төрле чаралар булачак: фәнни-мәгариф, эшлекле, гуманитар, медиа.

Росконгресс директоры Александр Стуглев экспедиция зур киңлеккә әверелер, анда «кешеләр, халыклар арасында ышаныч формалашачак» диде: «Бүгенге көндә Үзәк Азия илләре эшкуарлары, бизнес вәкилләре, безнең дуслар арасында актив диалог урнаштырырга ихтыяҗ бар».

Яшел Үзән муниципаль район башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев үзенең ТГ сәхифәсендә болай дип язды:

- Без ТР территориясендә кунакларыбызны беренчеләрдән булып милли сый-хөрмәт, чәкчәк, гармун моңнары һәм халык җырлары белән каршы алдык. Алар арасында Россия, АКШ, Финляндия, Таҗикстан һәм Германиядән блогерлык җәмгыяте әгъзалары да бар иде. 4 көн дәвамында экспедициядә катнашучылар республикабызның туристларны җәлеп итә торган иң кызыклы урыннары белән танышачак. Килгәнегез өчен зур рәмәт, дуслар!

Фото/видео: ЯҮМР матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев