Эт 4 яшьлек баланың бөерен тешләп эзгән, башка органнарына зыян китергән
Яшәеш

Эт 4 яшьлек баланың бөерен тешләп эзгән, башка органнарына зыян китергән

Балага операцияне берничә сәгать ясыйлар.

Рязань табиблары эт талаган 4 яшьлек кыз баланы коткарган.

Кыз хастаханәдә 1 айдан артык ята. Фаҗига җәй көне була. Хастаханәгә китергәндә, бала шок халәтендә була.

«Травмалары бик катлаулы: уң бөере кан тамырларыннан һәм бәвел каналыннан тешләп алынган, эчәклегенә, ике плевраль куышлыгына да зыян килгән, берничә кабыргасы һәм умырткалыгы сынган, гәүдәсе һәм аяк-кулларында тешләнгән урыннар күп», – дигәннәр ведомствода.

Балага операцияне берничә сәгать ясыйлар. Табиблар зыян килгән органны ала, кан тамырларын, бәвел каналын, эчәклек яраларын тегә. Хәзер баланы өенә чыгарырга әзерләнәләр, диелә хәбәрдә.

Интертат


Нет комментариев