Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эш штат режимында дәвам итәчәк: Яшел Үзәндә "Табигать байлыклары" үзәк базарының эшен тикшерделәр

Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев үзәк шәһәр базарында булды, анда эшмәкәрләр белән шәхсән аралашты.

"Табигать байлыклары" – монда сатып алучылар да җитәрлек, товар бик тиз сатыла, еш кына бәясе кибеттәгедән арзанрак. Әмма, эшкуарларның сүзләренә караганда, тиздән аларны «мәҗбүри күченү» көтә. Кайчан һәм ни өчен? Сорауны шәһәр мэрына шәхсән бирергә булдык.

 

- Базарны ябу турында сүз бармый, ул үз эшен штат режимында дәвам итәчәк, - дип ышандырды Михаил Афанасьев.



Үзәк шәһәр базары өч объекттан тора: азык-төлек, кием-салым һәм сәүдә нокталары бер түбә астында, төгәлрәге «Пирамида». Мәйданда иң беренче булып азык-төлек бүлеге үсте – 1977 елда, ә «Пирамида» - 2003 елда төзелде.

Визит барышында Михаил Афанасьев тәкъдим ителгән товарның сыйфатын бәяләде, базарның бәя сәясәтен өйрәнде, шулай ук сәүдә объектлары җитәкчелегенә кирәкле барлык киңәшләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев