«Ералаш» җитәкчесе Борис Грачевский вафат
Яшәеш

«Ералаш» җитәкчесе Борис Грачевский вафат

Мәрхүмгә 71 яшь иде.

«Ералаш» юмор журналының сәнгать җитәкчесе Борис Грачевский вафат. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Борис Грачевскийны декабрь азагында COVID-19 белән авыргач, хастаханәгә салганнар иде. Ул коронавирустан вафат булган, диелә бу хәбәрдә.

Борис Грачевский — режиссер, сценарист, «Ералаш» җитәкчесе, «Крыша» һәм «Между нот, или Тантрическая симфония», фильмнары, «Социальная реклама» проекты авторы.


Нет комментариев