Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Энҗе Абдулхәева: «Икенче гомерем булса, кабат медицинаны сайлар идем»

Синең ярдәмеңә мохтаҗларга булышу, йөзләрендә елмаю тудыру һәм күңелләрендә иртәгәсе көннең яктылыгына ышаныч уяту – иң игелекле һәм рәхмәтле гамәлләрнең берседер. «Инвалид балалар» федераль максатчан программа кыса­ларында, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмер­ләр өчен, 1996 елның фев­ра­лендә Яшел Үзәндә «До­верие» тернәкләндерү үзә­ге оештырыла.

Аның эшчән­легенең максаты – социаль-медицина, социаль-психологик, педагогик коррекция, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне комплекслы тернәкләндерү, аларның җәмгыятьтәге, гаилә­дәге тормышка, укуга һәм хез­мәткә максималь-тулы һәм үз вакытында социаль җайлашуын тәэмин итү.

Бала­лар инвалидлыгының авырлыгын, шулай ук аларның гаиләләренең яшәү шартларын исәпкә алып, үзәктә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм яшүсмерләргә хезмәт күрсәтүнең төрле формалары булдырылган.

Үзенчәлекле балалар белән эшләү өчен бик тә игъти­барлы, нәзәкатьле, тактлы булыр­га, һәрберсенең күңеле­нә юл таба белергә, әти-әниләренә рухи яктан терәк күрсәтеп, аларга алга барырга көч өстәргә кирәк. Ә инде биредәге хезмәткәрләрнең чын профессионал булырга тиешлекләре турында әйтеп тә торасы юк.

Бүген язмабыз нәкъ тә санап үтелгәннәргә туры килерлек һөнәр остасы, алай гына да түгел, эшен бар йөрәген биреп башкаручы, үзәктә 2002 елдан бирле хезмәт куючы шәфкать туташы Энҗе Абдулхәева турында.

Күрше район үзәге Олы Кайбычта туып үскән кыз үзенең киләчәктә кем буласын кечкенәдән үк билгеләп куя. Аңа больницада дәваланырга туры килә һәм андагы шәфкать туташына аңарда зур соклану уяна. «Мин дә шундый ягымлы, олы йөрәкле, ярдәмчел шәфкать туташы булачакмын», – дип үзенә шул чакта ук әйтеп куя ул. Һәм сигезенче сыйныфны тәмамлап, имтиханнарны тапшырганнан соң (ул вакытларда, хәтерлисездер, чыгарылыш булып хәзерге кебек тугыз түгел, ә сигезенче класс санала иде), Яшел Үзән медицина училищесына укырга керә.

Дипломлы белгечне Апас район хастаханәсенә юллыйлар. Анда дүрт ел эшләү дәверендә Энҗе үзенең гомерлек юлдашы – булачак ире белән дә шунда таныша. Райондашы, Чүти авылы егете Мансур ул вакытта Апас хакимиятендә эшли торган була. Аннары аны Түбән Кама шәһәренә юллыйлар. Яшьләр шунда гаилә кора. Биредә яшь хатын бала тудыру йортына урнаша. Аралар ерак булгач, туган якларга, әти-әниләр янына сирәк кайтырга туры килә. Уйлашкач, киңәшкәч, ике елдан соң Яшел Үзән шәһәренә кайтып төпләнергә булалар. Энҗе ханым, инде тәҗрибәсе булганлыктан, монда да балалар тудыру йортында эшли. Үзе кебек үк, гомере буе бер һөнәргә тугры, төзелештә прораб вазифаларын башкаручы ире белән ике бала – ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Алты елга якын яңа туган нарасыйларның дөньяга яңгыраткан тәүге авазларын ишетеп хезмәт иткәннән соң, яшәү урыныма якын дип, мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгенә күчә әңгәмәдәшем.

–  Биредә эшли башлаганыма да инде 23 ел һәм нәкъ монда килүемә бер генә көн дә үкенгәнем булмады. Үз һөнәремне бик яратам. Әгәр дә икенче гомер булса, анда да медицинаны сайлар идем, – дип уртаклашты Энҗе ханым. – Хезмәтемнең нәтиҗәләрен күреп күңел сөенә. Әлегә кадәр булдыра алмаган бала, безнең ярдәм белән йөреп китә, абалана, уенчыкларын бер урыннан икенче урынга алыштыра, кулларын чәбәкли башлый. «Ходунки»да беренче адымнарын ясый, тренажерда шөгыльләнә ала. Зур өметләр һәм ышаныч белән балаларын безнең тернәкләндерү үзәгенә алып килгән әти-әниләренең йөзләрендә бәхетле елмаю күреп, ихлас рәхмәтләрен ишетеп, эшеңнең кирәклеген, көннең заяга узмавын аңлыйсың. Һәм яшь чыгымда дөрес һөнәр сайлавыма шөкер итәм.

(Кыскартып бирелде)

Гөлнара Вәлиева язмасының дәвамын газетабызның №24 (20 июнь, 2025 ел) санында 3нче полосада укырга мөмкин.

Фотолар Энҗе Абдулхәеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев