Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Эмиль Талипов: Бик каты яралаган — хыянәт

Уйламый әйтелгәне дә, әйтелми калганы да куркыныч. Сүзнең көче дә, тәэсире дә зур – моны һәркем белә, әмма кайчак тиешенчә бәяләми. Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов сорауларга җавап бирә.

Иң кадерле сүз?
– Ихластан, яратып әйтелгән сүзләр. Мәсәлән, «Аллаһ», «Әни» сүзләре.

Бирешкәндә тартып торгызган сүз?
– Кирәк. Бу сүз авыр чакта ниндидер көч бирә. Һәм Коръән сүзе. Коръәндә: «Һәр авырлыктан соң җиңеллек килә», – дигән аять тә бар.

Бик каты яралаган, рәнҗеткән сүз?

– Хыянәт.

Әйтәсе килеп тә әйтә алмый калган сүз?
– Әйтелсә, хәерле булсын, әйтелмәсә, хәере белән булсын. ::

Бүген, хәзер ишетәсе килгән сүз?

– Җылы сүз. Бүген генә түгел, адәм баласына, гомумән, җылы сүз кирәк.
 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев