Электр щитына ут капкан
9 – 15 декабрьдә янгын сүндерүчеләр 9 чакыру кабул итеп алган.
Норлат авылының Гагарин урамындагы йортта янгын, электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә бозудан чыккан, дигән якынча нәтиҗә ясалган. Йортның бер бүлмәсендә куллануда булган әйберләр һәм чормасы янган. Барлыгы 30 квадрат метр мәйданга зыян килгән.
Яңа Тура авылы янындагы төзелеш оешмасы территориясендә 2 «бытовка» янган. Якынча сәбәбе – электр җиһазын монтажлау кагыйдәсен бозу.
Фабричная урамындагы предприятиенең җитештерү бинасында электр щитына ут капкан. 1 квадрат метрга зыян килгән. Бу очракта да утның электр җиһазын монтажлау кагыйдәсен бозудан чыккан дигән якынча нәтиҗә ясалган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев