Элеккеге прокурор-коррупционерны колониягә җибәрделәр
Казанның Мәскәү районы суды шәһәрнең Киров районы прокуратурасының элеккеге өлкән ярдәмчесе Ильнур Мөхәммәтҗановны 43 мең сум күләмендә ришвәт алуда гаепле дип тапты.
Судланучыны гомуми режимдагы колониягә бер ел һәм сигез айга хөкем иттеләр.
Моннан тыш Мөхәммәтҗановка өч елга җитәкче вазыйфаларында эшләү тыелды, шулай ук аның «кече юстиция киңәшчесе» класс чины алынды. Билгеләп үтәбез, судланучының СИЗОда сигез ай булуын исәпкә алып, колониядә аңа якынча сигез ай кала. СИЗОдагы бер көн гомуми режимдагы колониядә бер ярым көнгә тигез.
— Хөрмәтле суд, мин гаепләү актында күрсәтелгән барлык очракларны да таныйм. Эшләгән эшемә үкенәм. Гаиләмне, үземне оятка калдырдым, туганнарымны авыр хәлгә куйдым. Безнең матди хәлебез авыр. Гаиләмнең – әниемнең, кызымның сәламәтлеге начарланды. Мин үкенәм, хөрмәтле суд, — диде Мөхәммәтҗанов соңгы сүзендә.
Мөхәммәтҗанов эше буенча ришвәтчеләр булып наркоэшләр фигурантлары чыгыш ясады, аларда элеккеге прокурор дәүләт гаепләүчесе булган.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев