Экстремизмга – юк! Яшел Үзән прокуратурасы милләтара тынычлыкны контрольдә тота
Россия Федерациясендә экстремистик эшчәнлек тыела һәм шуңа күрә андый куркыныч гамәлләр чыгарга мөмкин булган урыннар катгый контроль астында тора.
Мондый кырыслык дәүләтебезнең күп милләтле булуы һәм конфессиональ составы белән бәйле, бу исә аерым затларның һәм оешмаларның халыклар һәм илебез халкының төрле төркемнәре арасында ызгыш-бәхәс таратырга тырышуларына зур игътибар, тиз арада җавап бирергә кирәклеген таләп итә.
Экстремизмга каршы тору федераль, региональ һәм җирле дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла. Мондый каршылыкның хокукый нигезен карыйк.
Экстремизм барлык чагылышларында да халыкның тынычлыгын һәм татулыгын, төп хокукларын һәм ирекләрен бозуга китерә, дәүләт һәм иҗтимагый иминлекне какшата, РФ суверенитетына, бердәмлегенә һәм территориаль бөтенлегенә, РФ Конституцион төзелеше нигезләренә, шулай ук милләтара (этникара), конфессияара һәм гражданнар бердәмлегенә, мәдәни үсешкә, сәяси һәм социаль тотрыклылыкка реаль куркыныч тудыра.
Фото: tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев