Илдар Ирек улы, Яңа ел алды көннәрендә тиеш булганча, үзәктә тәрбияләнүчеләргә бүләкләр белән килде. Ул балаларга баллы җыелмалар һәм җылы пледлар тапшырды. Татар курчак театры тәрбияләнүчеләрне аеруча куандырды - иҗат фантазиясен күрсәтергә урын булачак!
Ә «Гнездышко» приютына Илдар Ирек улы кирәкле хуҗалык продукциясе алып килгән.
- Безгә, үзенчәлекле балаларга игътибарыгыз өчен рәхмәт. Иң яраткан балалар бәйрәме алдыннан мондый эчкерсез мөнәсәбәт аеруча кыйммәтле! - дип, рәхмәт белдерделәр Илдар Гыйльметдиновка “Доверие” үзәге хезмәткәрләре.
Нет комментариев