Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт Думасы Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер сатуны чикләргә тели

Россиядә Яңа ел бәйрәмнәре вакытында хәмер сатуны чикләргә, шулай ук барлык мәдәни-массакүләм чараларны бушлай итәргә кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Солтан Хәмзәев белдерде.

«Гражданнарның сәламәтлеген саклау буенча конкрет механизмнар кирәк. Яңа ел бәйрәмнәре эчендә хәмер сатуга чикләүләр керү мөһим. Чөнки кайбер гражданнар чамасын югалталар«, - дип хәбәр итә “РИА Новости".



Ул шулай ук барлык мәдәни-ял чараларын (кинотеатрлар, театрлар, музейлар, бассейннар һәм спорт комплекслары) бу чорда бушлай итәргә тәкъдим итте. Хамзаев хәбәр иткәнчә, 15 декабрьдә Фракцияара депутатлар төркеме утырышы булачак, шул исәптән Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь сатуны җайга салу мәсьәләсе буенча да, анда эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Хезмәт министрлыгы чакырылачак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Росстандарт алкогольгә яңа ГОСТлар эшләгән, алар 2022 елдан гамәлдә булачак. Бу алкоголь продукциясенең җитди кыйммәтләнүенә һәм, бәлки, аның дефицитына китерәчәк, дип саный кулланучылар хокукларын яклау милли берлеге рәисе, милли алкоголь сәясәтен эшләү үзәге җитәкчесе Павел Шапкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев