Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Диваналанмагыз гына, блогерлар

Блогерларны яратам инде мин үзем.

Аларның кызыклы, эчтәлекле фото-видеоларын караганда көндәлек мәшәкатьләр, эштәге ару-талулар онытылып китә.

«Кем соң әле ул блогер?» – дияр олы яшьтәге кешеләр. Хәзерге заманда бик модалы сүз – «блог» сүзе инглизчә «web log» дигән сүзләрдән ясалган. Татарчага тәрҗемә иткәндә интернет-көндәлек дигәнне аңлата. Интернет-көндәлек алып бару – блоггинг, алып баручы кеше – блоггер була.

 Кыскасы, элек без уй-кичерешләребезне шыпырт кына кәгазь көндәлеккә төшереп, язып барсак, хәзер алар хакында бөтен дөньяга кычкырып була! Ягъни, сез теге саргаеп беткән, чәчәкләр белән бизәлгән, шкафның кеше табалмаслык почмагына яшереп куйган көндәлегегезгә «Менә шул егет күңелемә бик якын», «Дус кызым белән соңгы арада араларыбыз суынып китте әле» дип язсагыз, хәзер хисләрне интернет киңлекләрендә суырып үбешкән парларның фотоларыннан, «теге кыз дус түгел, хайван булып чык­ты» дип, иреннәрен бүлтәйтеп сөйләгән видеолардан күрә аласыз.

Яшьләргә блогерларның кем икәнен аңлатып та торасы түгел. Алар кемнең күпме подписчигы бар, кемнең топ, кемнең «так себе» икәнлеген бөтен кешедән алдан белеп торалар. Дөресен генә әйткәндә, хәзер уңга карасаң да, блогер, сулга карасаң да блогер.

Билгеле инде, рус, башка милләт блогерлары белән бөтен интернет киңлекләре тулган. Аларны карыйлар, кайберләрен яраталар, кайберләрен күрә алмыйлар. Без инде үзебезнең татар егетләрен, татар кызларын карарга яратабыз. Ана телебездә сөйләшкән, туган телебездә вәгазь сөйләгән имамнарны, татарча җырлаган, ут өереп биегән егет-кызларны күреп, эреп китәбез...
Кайберләре күзгә чалынганда, эреп китү түгел, түнеп тә китәбез. Ниләр генә юк анда! Карамыйм дисәң дә, маңгайга чыккан бет кеби килеп чыгалар, әңгерә катыралар, шаккаттыралар! Хәтта безгә –юморны аңлый, заманнан артта калмый, яшьләр белән бергә атлый торган кешеләргә дә начар булып китә. Билгеле инде, алар язылучыларының санын арттыру өчен ниләр генә кыланмый: марафоннар, турлар үткәрәләр, төрле розыгрышлар уздыралар... Блогерлар йә бер-берсенә, йә башка катнашучыларга тәкъдим иткән биремнәрнең ниндиләре генә юк! Яңа казылган кабергә кереп ятарга, шәһәр уртасындагы зур сәүдә үзәгендә акырып җырларга, кыш көне күршең белән бәрәңге утыртырга, кибеттә касса янына килеп мәче булып мияуларга һәм башкалар, һәм башкалар...

Без кечкенә генә кырын эш эшләсәк тә, әти-әниләр «Тиле дигән саен тигәнәк буе сикерә! Диваналанмагыз!» дип, бер генә әйтеп куялар иде. Шуның белән шул.

Ә монда (!) киленнәргә кушылып каената белән каенана кәстрүл төбе кагып утыра, 2 метрлы буе белән ире яулык ябып маймыллана, күршеләр ботын күтәреп ята, туганнар чабыша!.. Шуларга карап кайвакыт татар хатын-кызлары, татар ир-егетләре өчен оят булып китә, җәмәгать…

Ирексездән, шул күренешләрдән арыныр өчен Альбина Фазлыева блогына кереп чыгасың. Ире, каенана-каенатасы белән тигез, матур, бәхетле тормышта яшәгән, 4 бала үстергән, бизнес белән шөгыльләнгән, туганнарына, барлык кешеләргә матур мөгамәләдә булган затлы татар ханымын тыңлап, карап, тынычланып йокыга китәсең...


Кайчандыр Европага сәяхәткә баргач, Берлин урамындагы шәрә килеш кызынган кешеләрне, Амс­тердамдагы наркотиклы кибет киштәләрен, витрина артында тәнен сатып торучы хатыннарны күреп, «Аллаһка шөкер, ярый Россиядә яшибез, ярый Татарстанда туганбыз, бездә мондый хәлләр юк» дип, телдән калып йөргән идек... Инде хәзер үзебездәге күп нәрсәләргә күнегеп утырабыз: рус артистларының шәрә вечеринкалар оештыруын ишеттек, татар эстрадасындагы билдән түбән юморга ияләштек, Казан урамнарындагы борынына алка таккан, чәчен кызыл, зәңгәр төсләргә буя­ган татар яшьләрен күрдек... Инде шундый хәлләргә төшмәгәек, дигән уй күңелне борчый...


 Блогерларга да карап «Ул кадәр диваналанмагыз инде, зинһар, сез бит татар хатын-кызлары» – диясе килә... Авыл табигатен, шәһәр үзәкләрен, әби-бабайларны матур итеп күрсәтегез, сөйләтегез, балалар белән уйнагыз, тәмлүшкәләр пешерегез, һөнәрегез белән таныштырыгыз, кыскасы, рәхәтләнегез… Диваналанмагыз гына!

Нәзирә Гыйззәтуллина-Мостафина.
Осиново

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев