Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Дюймовочка» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм педагоглары ГТО нормалары тапшырды

«Хәрәкәт – ул тормыш!» Ә мәктәпкәчә чор – моңа ачык дәлил. Нәкъ менә шушы яшьтә кешенең физик үсеше, сәламәтлеге һәм холкы өчен нигез салына. ГТО комплексы, балаларны һәм аларның әти-әниләрен физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә этәреп, әлеге бурычны тулысынча үти ала.

13 сентябрьдә «ТР ЗМР «Дюймовочка» 26 катнаш төрдәге балалар бакчасы» МББУ тәрбияләнүчеләре ГТО көзге фестивале кысаларында традицион җиңел атлетика кроссында катнашты. Бәйрәм хәрәкәтчән уеннар, ярыш эстафеталары һәм мавыктыргыч викторина белән башланып китте. Чараның төп вакыйгасы – 300 метрга төркем кроссы, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шактый җитди ара. Әмма яшь спортчылар йөгерү дистанциясенең барлык авырлыкларын да лаеклы үтте. Бу көнне аларга балалар бакчасы педагоглары да кушылды, алар шулай ук ГТО нормаларының бер өлешен үтәде.

Ярышларның баш хөкемдары – ТР ЗМРда ГТО тест үткәрү үзәге җитәкчесе Марат Дамир улы йөгерүдә җиңүчеләргә грамоталар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев