Данир Сабиров: «Булды монда хәлләр...»
Шоумен, юмор остасы Данир Сабиров Красноусольский шәһәренә гастрольләр белән килгәч, күңелсез хәлгә тап булган.
«Хәлләр булды бит әле.
Гадәттә, мәдәният йортына төркем миннән алдарак килә. Бу юлы да шулай булды. Мин килдем… Тик, аңлыйм, что-то не то происходит…
Ринат белән Гүзәл кайдадыр китеп баралар. “Без хәзер киләбез”, – дигән булалар. Сиздермәскә тырышалар. Баксаң, болар Роберт янына больницага китеп баралар икән.
Робертны «скорый» алып киткән
Күрәчәк дигәне шул микән инде, белмим. Красноусольскийга килеп, аягын авырттырган. Сынмагандыр дип өметләнәбез. Мәдәният йорты янындагы агач баскычка басып, баскычы белән төшеп киткән.
Концерт. Концертка баянчы кирәк. Ярый, мин әйтәм, биюче аягын авырттырмаган, Робертның безгә кулы гына кирәк дип, аягына баса алмаган Робертны тәгәрмәчле ящикка утыртып, сәхнәгә алып чыктык.
Утырып кына уйнады инде, бәгырькәем. Этеп чыгаралар, аннары баянын кулына тоттыралар. Нишлисең инде, эшебез шул, сәхнә дип янып яшибез.
Роберткаем! Тизрәк тәпи китүеңне телибез! Сәламәт кенә була күр», – дип язган җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев