Балаларны социаль челтәр аша куркыныч уенга җәлеп итәләр.
Аларга, гомерләрен куркыныч астына куеп, хәрәкәт итүче машиналар алдыннан юл кичәргә тәкъдим итәләр.
Казанда куркыныч очрак видеорегистратор язмасына эләккән: кыз бала кинәт автомобиль алдыннан юлга йөгереп чыга. Бәхеткә, машина йөртүче игътибарлы булып чыга һәм фаҗига булмый кала.
ТР ДАИ ата-аналарны кисәтә. Өлкәннәр балалар белән сөйләшергә һәм мондый уеннарның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлатырга тиеш!
Фото: freepik
Нет комментариев