Чаллыда торакның квадрат метры 160 мең сумга кадәр кыйммәтләнгән
Яр Чаллының яңа төзелешләрендә торакның 1 квадрат метрының уртача бәясе 160 мең сумга җиткән.
Шул ук вакытта беренчел торак базарында сорау узган елгы дәрәҗәдән түбәнрәк булып чыккан. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мансур Фәттахов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, беренче яртыеллыкта яңа төзелешләр базарында сату күләме 13 млрд сум тәшкил иткән. 2025 ел белән чагыштырганда сорау кимүенә карамастан, күрсәткеч торак бәясе үсүе аркасында узган еллар нәтиҗәләрен узып киткән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев