Бәйгеләрдә катнашып, тәҗрибә туплана
Мартның соңгы көннәрендә Казанда Россия күләмендә үткәрелә торган «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Әлеге һөнәри бәйге иҗади эшләүче алдынгы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын барлау, ярдәм итү һәм аларның нәтиҗәле тәҗрибәләрен тарату максаты белән үткәрелә.
Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Мәгарифне үстерү институты белгечләре, милли мәгариф өчен җаваплы тәҗрибәле методистлар булган жюри каршында бәйгедә катнашучы укытучылар татар теле һәм әдәбияты дәресе, сыйныф сәгате үткәрә, үзләре куллана торган технологияләр белән ур так лашып, осталык дәресе күр сәтә, методик эшчәнлекләре белән уртаклаша.
Бәйгенең йомгаклау этабында 32 укытучы катнашты. Татарстан педагоглары белән берүк вакытта Россия Федерациясе тө бәкләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары да бәйгедә үз осталыкларын күрсәтте.
Яшел Үзән районының Осиново бистәсе В.В. Карпов исемендәге лицей укытучысы Наилә Алкина (рәемдә) бәйгенең финал этабында катнашып, «Традицияләргә тугрылык өчен» номинациясендә җиңүче булды. Якташыбызны котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев