Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Быелгы «Татарча диктант» акциясе Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак

24-26 апрель көннәрендә дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе унберенче тапкыр уздырылачак.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел Татар дөньясында Габдулла Тукай елы дип игълан ителү сәбәпле, быелгы масштаблы чара бөек шагыйребезнең 140 еллык юбилеена багышлана.

Бу чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене — мәктәп укучыларыннан алып галимнәргә, мәдәният эшлеклеләреннән алып татар телен өйрәнүче башка милләт вәкилләренә кадәр — берләштерә. Акциядә катнашу ихтыяри һәм бушлай, анда яше, җенесе, белеме һәм диненә карамастан, теләгән һәр кеше катнаша ала.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов хәбәр иткәнчә, акция кысаларында, гадәттәгечә, өч төрле текст тәкъдим ителәчәк: Татарстан һәм Башкортстан, Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит илләр өчен.

— Һәр текст алдыннан барыбыз да «Туган тел»не язабыз, аннары чәчмә әсәрләрдән өзекләр булачак. Өч текст та Габдулла Тукайның әсәрләреннән алыначак, — дип белдерде ул.

Узган ел диктантта 68 төбәк һәм 27 чит ил катнашкан. Хәзерге вакытта системада 65 төбәк һәм 25 ил теркәлгән, ләкин гаризалар кабул итү әле дә дәвам итә.

Акция ике форматта — офлайн һәм онлайн рәвештә — оештырыла. Офлайн катнашучылар өчен мәйданчыклар Татарстан Республикасының барлык районнарында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшләячәк. Онлайн катнашучылар диктантны акциянең рәсми сайтында махсус электрон формада яза ала.

Диктантның трансляциясе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барыла. Моннан тыш, Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да мәйданчыклар булдырыла.

Казан шәһәрендә төп мәйданчык 24 апрель көнне сәгать 10:00 да КФУның Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институтында (Татарстан урамы, 2) ачыла. Монда 200гә якын кеше катнашыры көтелә. Шулай ук Казан дәүләт энергетика университетында сәгать 13:00 да диктант язу мәйданчыгы оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев