Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Быел Татарстан Социаль фонд бүлеге 638 инвалидка ОСАГО буенча компенсация күчергән

Компенсация автомобиль куллануга медицина күрсәткечләре булганда бирелә. Бу хакта нәтиҗә инвалидлыгы буенча кешене реабилитацияләү яки абилитацияләүнең индивидуаль программасында теркәлә.

Фото: «Татар-информ» архивы

Түләүне алу хокукы транспорт белән инвалид граждан үзе һәм полиска кертелгән башка икедән артык машина йөртүче идарә иткән очракта гына саклана. Аларның берсе законлы вәкил булырга мөмкин.

«Әгәр ОСАГО килешүен рәсмиләштергәндә СНИЛС күрсәтелгән булса, акча булган мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә күчерелә. Бу мәгълүмат булмаганда инвалид кеше яки аның вәкиле социаль фонд клиент хезмәте яки дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә хокуклы», – дип билгеләде Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

Компенсация сорап полисның бөтен гамәлдә булу вакыты дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түләүне билгеләү турындагы карарны Фонд белгечләре биш эш көне эчендә кабул итә, шуннан соң акча алучыга яки аның вәкиленә шул ук срокта килә.

Социаль ярдәм чаралары, Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре һәм түләүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм-канал рәсми аккаунтларда табарга була.

Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев