Буллингка каршы көрәш көчәя
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец мәктәпләрдә балаларны эзәрлекләүгә каршы (буллингка) көрәш буенча кайнар линия телефоннары эшен оештырды.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә кайнар линия телефоннарын билгеләде һәм оператив эшкәртү өчен телефонга кергән мәгълүматларны тапшыру регламенты эшләнде.
Мәгариф оешмаларында эзәрлекләүләргә (буллингка) дучар булган балигъ булмаганнар өчен кайнар линия телефоннары:
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү бүлеге – 8 (843) 294-95-69;
ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлеге – 8 (843)236-61-64.
Белем бирү процессында балигъ булмаганнар арасында үз-үзләрен агрессив тоту проблемасы актуаль булып тора һәм аны хәл итүгә аерым игътибар һәм оператив эш итүне таләп итә.
Ата-аналарны, балаларны һәм педагогларны ярдәм һәм мәгълүмат алу өчен кайнар линияләрдән актив файдаланырга чакырабыз.
Кайнар линия ярдәм итәчәк:
- мәктәпләрдә эзәрлекләү мәсьәләләре буенча консультация алырга;
- әгәр сез буллинг шаһиты яки корбаны булсагыз, ничек эшләргә кирәклеген аңларга;
- мөмкин булган яклау һәм ярдәм чаралары турында белергә. Бергәләп без белем бирү киңлеген балаларыбыз өчен куркынычсызрак итә алачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев