Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Булат, син дә китеп бардың, ике сабыеңны калдырып...

Кече Шырдан каһарманы, яу кырында газиз башын салган Булат Марат улының якты истәлегенә багышлана.

Матәм

Матәм бүген, матәм көне бүген,
Күз яшьләрен күпләр түктеләр,
Тол хатынны (бигрәк яшь тә үзе)
Иңбашыннан кочып үптеләр...

Булат, Булат, син дә китеп бардың,
Ике сабыеңны калдырып.
Яу кырыннан Раббым тарафына
Ашар өчен, күпер салдырып.

Сиңа инде дога гына кирәк,
Соңгы каның тамды еракта.
Бүген, исә, табут-җәсәдеңне
Күмде Шырдан, егълап, зиратта.

Корыч төсле идең, каты тимер,
Үзгә иде, ныклы җисемең,
Истә калыр, мәңге истә калыр,
Булат энем, газиз исемең.

Юатырлык сүзләр юктыр бүген...
Тамакка да төер тыгыла...
Күрче, әнә, күрче, күпме халык
Зират тарафына агыла!

Соңгы юлга үз батырын озата
Авылдашлар, дуслар, туганнар...
Күз яшедәй ләйсән яңгырлар да
Соңгы юлларыңны юганнар...

Ирек Сафин.
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев