Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бүген төнлә Яшел Үзәндә янгын вакытында өлкән яшьтәге хатын-кыз зыян күргән

Янгын Карл Маркс урамындагы 5нче йортта була.

Унберенче яртылар тирәсендә 9нчы подъездда электрощит яна башлый, подъезд эче төтен белән тула. Бишенче каттагы фатирдан янгын сүндерүчеләр коткару җайланмасы ярдәмендә 90 яшьлек хатын-кызны эвакуацияли. Яну продуктлары белән агулану диагнозы куелган олы яшьтәге хатын-кызны Яшел Үзән шәһәре район үзәк хастаханәсенә озаталар. Хәзер аның гомеренә берни дә янамый.

Янгын нәтиҗәсендә 3-5 каттагы электр щитлары янган, 3 кв м мәйданга зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев