Бүген Горький исемендәге мәдәни үзәктә дүртенче чакырылыш Зеленодольск районы Советының XXVI сессиясе уза
Көн тәртибендә бюджет үтәлеше, авыл җирлекләренең генераль планын раслау, юл эшчәнлеге һәм башкалар.
Сессия башланыр алдыннан, гадәттәгечә, бүләкләү тантанасы уздырылды.
Күпьеллык намуслы хезмәте, югары профессионализмы һәм җаваплылыгы өчен Яшел Үзән районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
- Иван Сергеевич Анисимов - “ВЗП Заволжье" ҖЧҖ механизаторы;
- Гөлнара Ильяс кызы Кәлимуллина - «Пестречинка» ҖЧҖнең склад логистикасы бүлеге хезмәткәре;
Яшел Үзән муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:
- Мәдинә Илдар кызы Әбелханова - музей берләшмәсе фондларын саклаучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев