Бүген бөтендөнья абыйлар-сеңелләр көне
Яшәеш

Бүген бөтендөнья абыйлар-сеңелләр көне

Туганлыкны һичбер байлыкка алыштыра алмыйсың. Абый-сеңел, апа-эне, апа-сеңел мөнәсәбәтләре – гади генә түгел, ул мәңгелек мәхәббәт һәм хөрмәт.

Туганнарның кадерләрен белеп,
Тату гына кирәк яшәргә.
Апам, абый, энем, сеңлем диеп,
Ничек рәхәт бит ул дәшәргә.

Еллар узган саен нык аңлыйсың,
Туганнарның ничек кирәген.
Туганнардан Ходай аермасын,
Һәммәбезгә шушы теләгем…

Халидә Әсхәдуллина


Нет комментариев