Бу хатында аналык хисе бөтенләй югалган!
Судта Яшел Үзән прокуратурасы 38 яшьлек хатын-кызны гаепләүне яклап чыга.
Гаепләнүче үзенең балигъ булмаган баласына алимент түләмәве аркасында, РФ КоАПның 5.35.1нче маддәсенең 1нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган булган. Әмма түләргә генә теләмәгән. Бурыч түләгәнне ярата шул. Нәтиҗәдә, аның суммасы 500 меңнән дә артып китә. Гадәттә, бездә әтиләр алимент түләмичә йөрергә булдыра, ә монда әни кеше баласын тәрбияләү түгел, акча бирүне дә оныткан. Баланы таптым да оныттым, яисә калдырдым түгел шул. Аның өчен син гомерең буе җаваплысың. Ә бу хатында аналык хисе бөтенләй югалган. Тик менә закон да сине читләтеп узмый, барыбер тиешлесен түләттерә.
Судта ул гаебен тулысынча таный. Аңа 6 айга төзәтү эшләре билгелиләр һәм шуннан хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев