Пәнҗешәмбе көнне, 30 июльдә көндез һава температурасы 32°га кадәр җылыначак, төнлә +13. +18°. Бу хакта Гидрометүзәк хәбәр итә.
Бу көнне шулай ук секундына 17-22 м/с тизлектәге кыска вакытлы җил исә, кайбер районнарда боз булырга мөмкин.
31 июль һәм 1 август көннәрендә, синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда яңгыр, яшен, көчле җил, боз явуы көтелә. Төнлә температура +13... +18°, көндез 21. 26°ка кадәр җылы булачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Гидрометүзәк Татарстан урманнарында гадәттән тыш янгын куркынычсызлыгы игълан ителде.
Комментарии
Без имени
0
0
??
Без имени
0
0
????