Бу җәй дигәннәре атлап түгел, чабып уза түгелме соң
#әйтәмәле
Ике атна отпускам җиләк-җимеш җыеп авылда үтте. Әти-әниле өйдә, туган йортта иң рәхәт ял инде ул. Бернинди чит ил курортлары, диңгез буйлары да кирәк түгел. Эш белән көннең ничек узганы сизелмәсә дә, күңел белән ял итеп, тынычланып килдем.
Инде җәйге күлмәк алырга дип кибеткә керсәм, җиңел киемнәрне читкә алып куеп, җылыракларын алып кайта башлаганнар икән. Соң бу җәй дигәннәре атлап түгел, чабып уза түгелме соң?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев