Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Бизнес һәм сәясәт: хатын-кыз карашы»

Яшел Үзән шәһәренең тарихи-мәдәни мирас музее базасында узган түгәрәк өстәл шушы темага багышланды.

Чулпан Гыйсмәтуллина фотолары, «ЯҮ»

Чара башланыр алдыннан кунаклар музейның яңартылган экспозицияләре белән танышты. Биредә бик тә үзенчәлекле итеп урнаштырылган экспозицияләр Зеленодольск шәһәренең әллә ничә гасырлык тарихына багышланган һәм барысы да заманча итеп күрсәтелгән. Идел аша үткән Романов күпере генә дә ни тора: беренче баганасыннан алып бүгенге көнгә кадәр. Монда чын мәгънәсендә тарих диңгезенә чумасың һәм Яшел Үзәннең бай мираслы булуына инанасың. Искитәрлек кызыклы! Монда шулай ук шәһәр һәм район үсешенә үзләреннән гаять дәрәҗәдә зур өлеш керткән мактаулы гражданнарның портретлары да урын алган.

Чарада Зеленодольск районының 20дән артык эшлекле хатын-кызы катнашты, алар арасында ТР Дәүләт Советы депутаты Ирина Терентьева, Зеленодольск районы башлыгы урынбасары Эльза Кадникова, ТР Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкиле Альбина Динмөхәммәтова бар иде.

Көн тәртибендә хатын-кызлар эшмәкәрлеге һәм сәясәтенең актуаль мәсьәләләре каралды. Катнашучыларга «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эшчәнлеге турында сөйләделәр һәм Яшел Үзәннең «Бизнес Леди» клубын тәкъдир иттеләр.

– Мондый очрашулар хатын-кызлар лидерлыгын үстерү һәм бизнес белән хакимият арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен аеруча мөһим, – дип билгеләп үтте чараны оештыручы, Яшел Үзән районы музейлар берләшмәсе җитәкчесе Резедә Данилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев