Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бишнәдә бөек мәгърифәтчене искә алдылар

Татар егете Артур Миңнеханов рус милләтеннән булган Кристина белән матур гына тормыш корып, Бишнәгә күчеп килделәр һәм авыл халкы арасында бик тиз үз кешегә әйләнделәр.

Кристина узган ел авыл китапханәсендә эшли башлады. Аңа Артурның һәрчак ярдәм итүен дә күрәбез. Матур гаилә, һаман эш белән мәшгульләр. Тигез, сәламәт, озак гомер итсеннәр. Үстергән балалары да игелекле булсын. Без Кристинаны бик хөрмәт итәбез, яратабыз. Чөнки ул һәрчак ачык йөзле, ягымлы. Аны башка милләт кызы дип уйламыйсың да. Тәмле телле, татарча да өйрәнүе, мәктәп укучылары, өлкән яшьтәгеләр һәм яшьләр белән уртак телне тиз табуы ошый. Үзе әле мәктәптә, әле клубта, әле китапханәдә нинди дә булса чара үткәрүдә катнаша. Мин аның машинада, квадроциклда җилдерүенә дә «сөбханАллаһ» дип карап калам. Пешерергә, чәчәкләр үстерергә, башка һөнәрләргә дә ия: кайгыртучан килен, хатын, әни…

Китапханә ремонтта, авыл Советының кечкенә бүлмәсендә дә, үзе киң күңелле булгач, күп чара уздыра. Күптән түгел бөек мәгърифәтче, галим, этнограф, язучы, укытучы, күп төрле һөнәр иясе Каюм Насыйрига багышланган кичәдә без – пенсионерлар катнаштык. Китап укырга, белем алырга яраткан өлкәннәр җыелган иде.

Башта Каюм Насыйри турында сөйләде, биографиясендәге кызыклы фактларга да тукталды. Үзе белгән мәгълүматлар белән Гөлсинә абыстаебыз ясаган чыгыш та ошады, аңа да Аллаһның рәхмәте яусын. Яхшы әзерләнгән: галимгә багышланган стенд, Олы Ачасырдагы музее турында видеофильм, нәкъ Каюм Насыйри кебек, үзе җыйган үләннәрдән самоварлы, тәмле, бәлешле чәй.

Мәгърифәтчебез табигатьне, гүзәллекне яраткан дип, матур кулъяулыкларны безгә бүләккә әзерләп, аларга чәчәкләр төшертеп, мастер-класслар үткәреп, күңелләребезне күрде. Эшендә дә, тормышында зур уңышлар юлдаш булсын. Мондый чараны кабатлап, күпләргә күрсәтерлек, дигән изге теләкләр белән, Кристинага чиксез рәхмәтләр әйтеп, өйләребезгә таралыштык.

Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев