Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Билгесез затларга ышанмагыз

Васильевода яшәүче 79 яшьлек хатын-кыз мошенниклар кармагына эләгеп, шактый гына суммада акчасын югалткан.

Исәп-хисаптан санкцияләнмәгән акча алуны туктату тәкъдиме ясалмаган хәзер бер кеше дә калмагандыр инде ул. Телефоны булганнарга андый «сул» шалтыратулар бик еш була. Әгәр дә шундыйларга аз гына йомшаклык күрсәтә калсаң, эләгәсеңне һәм алданасыңны көт тә тор. Алар сиңа ябышачак. Шуңа күрә таныш булмаган билгесез затлар белән сөйләшүне дәвам итмәвең, «банкка үзем шалтыратам» дип телефонны тиз арада өзүең хәерлерәк булыр. Йә булмаса, азрак осталыгың булып, жуликларны үзләрен төп башына утыртырга була. Заманга яраклашырга вакыт.
Алда әйтелгән пенсионер ханым алдакчыларга 300 мең сум акчасын биргән шул. Күргәнебезчә, аз акча түгел. Аның, югыйсә, уйланырга вакыты да булган. Чөнки мошенниклар белән алыш-биреш эше алты-җиде сәгатькә сузылган. Банкка үзенә әллә ничә тапкыр барып кайтырга була иде. Юк инде, мошенниклар оста эш иткән. Клиент ка тегендә-монда йөрергә мөмкинлек калдырылмаган.
Васильевода яшәүче тагын бер 58 яшь лек ханым Интернет челтәрендә банк исеменнән тәкъдим ителгән сораштыруда катнашып, 3 мең сумыннан колак каккан. Аны ул билгесез затка мобиль элемтәгә түләүгә күчергән. Менә бит, алдакчылар алдый, без ышана торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев